Җилләр сине очратканнар,
Килеп миңа сөйлиләр.
Әкрен генә колагыма:
"Ул сәлам әйтте", — диләр.
Чишмәләр дә кайдан белгән,
Синең җырны көйлиләр.
Челтер-челтер килеп миңа:
"Ул сәлам әйтте", — диләр.
Кыр казлары очып бара,
"Кайтыр иркәң, көт", — диләр.
Су буйларын яңгыратып:
"Ул сәлам әйтте", — диләр.
Бу җыр Зәки Мәхмүтов, Радик Динәхмәтов репертуарында бар
Добавлено Musa в СР, 05/08/2026 - 22:16
«
»