Ямьле танып буе

Категория: көе һәм сүзләре

Танып буе шундый ямьле
Танып суы тын ага.
Кошлары оя коралар
Яр буендагы талга.

Эх, ямьле соң безнең яклар,
Урманнары, кырлары!
Яши бездә эшчән халык,
Дәртле егет-кызлары!

Сандугачлар сайраулары
Агыла тирә — юньгә.
Таныпта кояш чыкканда
Авыл күмелә моңга.

Эх, ямьле соң безнең яклар,
Урманнары, кырлары!
Яши бездә эшчән халык,
Дәртле егет-кызлары!

Бигрәк ямьле җәй көне дә
Игеннәр үскән мәлдә.
Бердәм халык күңел ача
Сабантуй, бәйрәмнәрдә.

Эх, ямьле соң безнең яклар,
Урманнары, кырлары!
Яши бездә эшчән халык,
Дәртле егет-кызлары!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »