Биләүләргә әни төргәнсең син,
Назларыңны миңа биргәнсең.
Кояш кебек балкып елмайгансың.
Кайнар сулышыңны өргәнсең.
"Алтын канатлы бул, күз нурым" — дип,
Кич утырып бәхет теләдең.
Отып алдым бишек җырларыңны,
Синең телең белән телләндем.
Күккә, айга, ерак йолдызларга,
Кулларымны сузып эндәштем.
Күңелемә минем моң салгансың,
Сандугачлар булып (белән) серләштем.
"Алтын канатлы бул, күз нурым" — дип,
Кич утырып бәхет теләдең.
Отып алдым бишек җырларыңны,
Синең телең белән телләндем.
Биләүләргә әни төргәнсең син,
Назларыңны миңа биргәнсең.
Кояш кебек балкып елмайгансың.
Кайнар сулышыңны өргәнсең.
"Алтын канатлы бул, күз нурым" — дип,
Кич утырып бәхет теләдең.
Отып алдым бишек җырларыңны,
Синең телең белән телләндем.