Торналар кайта

Яшел тугайга торналар кайта,
Чыңрау торналар таңны уята.
Кошлар ҡайтҡанда, үзең еракта,
Безнең арада озын юл ята.

Яшел тугайга торналар кайта,
Оя корорга җәйге кырларда.
Безгә дә булса кошлар язмышы,
Бергә булырга ерак юлларда.

Торналар кайта, үткәннәр кайтмый,
Гомерләр үтә, гүя агым су!
Торналар — тигез, бергә, гомергә,
Ә беҙ, аерым — шуңа ямансу!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »