Кечкенә йорт

Окопларда язган
өч почмаклы хатны / өчкел хатларыңны /
Һаман әле, әткәй, укыйбыз.
Истәлегең итеп,
өйне сипләп куйдык,
Син бураган кечкәй йортны без.

Кечкенә йорт, кечкенә,
Тәрәзәсе өч кенә.
Өрлекләре карайган,
Нигезләре искергән.
Искерсә дә сагышларым
Таралышмый һич кенә.

Хатларың да шушы
түшәм өрлегенә,
Яулыкларга төреп төрелгән.
Син үлгәнсең яуда,
Шушы нигезеңне
саклап калыр өчен үлемнәр.

Кечкенә йорт, кечкенә,
Тәрәзәсе өч кенә.
Өрлекләре карайган,
Нигезләре искергән.
Искерсә дә сагышларым
Таралышмый һич кенә.

Ташлап китсәм синең
корган нигезеңне,
Кайтып йөрер җаның, кайларга?
Нигә китәм туган,
тирен тамган җирдән,
Җитмәгәнме бәхет табарга?

Кечкенә йорт, кечкенә,
Тәрәзәсе өч кенә.
Өрлекләре карайган,
Нигезләре искергән.
Искерсә дә сагышларым
Таралышмый һич кенә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »