Елаем

Елар мәлләр була. Еламаем!
Тешне кысам — түзәм.
Тәннән каннар атылып чыкса чыга,
Тик яшь чыкмый күздән.

Бала чактан җиргә түгел, яшем
йөрәгемә тамды.
Һәм әрнетеп, ут шикелле, шунда
Мәңге дөрләп калды.
Бала чактан җиргә түгел, яшем
йөрәгемә тамды.
Һәм әрнетеп, ут шикелле, шунда
Мәңге дөрләп калды.

Ләкин гомер елап яшәгәннәр
Көнгә карап көлсә,
Мин елаем, яшьне тигез бүлеп
Яшьлек белән бергә.
Мин елаем, яшьне тигез бүлеп
Яшьлек белән бергә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »