Балачакны ташлап чыгып киттек,
Ерагая һаман арабыз.
Балачаклар кире кайтмас инде,
Ләкин без бит кайта алабыз.
Без-тынгысыз заман кешеләре,
Вакытлар да безнең, һай, тыгыз.
Ә шулай да үкенмәслек булсын —
Балачакка ешрак кайтыгыз!
Балачак ул — безнең ишегалды,
Капка төбе, урам чатлары.
Бабайларның әле исән чагы,
Әнкәйләрнең япь-яшь чаклары.
Без-тынгысыз заман кешеләре,
Вакытлар да безнең, һай, тыгыз.
Ә шулай да үкенмәслек булсын —
Балачакка ешрак кайтыгыз!
Балачак ул — безнең бишегебез,
Нигезебез,туган ягыбыз.
Әллә шуңа, олыгайган саен
Балачакка тарта җаныбыз.
Без-тынгысыз заман кешеләре,
Вакытлар да безнең, һай, тыгыз.
Ә шулай да үкенмәслек булсын —
Балачакка ешрак кайтыгыз!
Балачакның яшел урамнары
Безне сагынып каршы алачак.
Әгәр кайтмый калсак, беркайчан да
Гафу итмәс безне балачак.
Без-тынгысыз заман кешеләре,
Вакытлар да безнең, һай, тыгыз.
Ә шулай да үкенмәслек булсын —
Балачакка ешрак кайтыгыз!