Таптым, югалттым, сагышка баттым: кайда син?
Калдыңмы жылы жәйдә син, әллә буранда?
Эзеңне эзлим, кайда син: әллә йолдызда,
Әллә айда син, әллә айда син?
Әйтермен дигән сүзләрем калды әйтелмичә,
Үткән гомерләргә шул кире кайтылмый.
Йөрәктә туган җырымны сиңа багышлыймын,
Ак буранда моң мин, сагыш та мин.
Көттем, кайтмадың. Кайтмас ул, көтмә, диделәр.
Үзеңне болай бәхетсез итмә, диделәр.
Гомер йомгагын ялгызың сүтмә, диделәр,
Күзләрем сине көткән иделәр.
Әйтермен дигән сүзләрем калды әйтелмичә,
Үткән гомерләргә шул кире кайтылмый.
Йөрәктә туган җырымны сиңа багышлыймын,
Ак буранда моң мин, сагыш та мин.
Кайтсаң яныма, елмаеп гафу итәрмен,
Тәнемдә җаным барында сине көтәрмен.
Мин бер җырчы кыз, җырчы кыз бәхетсез булмый,
Гомерем юлын җырлап үтәрмен.
Әйтермен дигән сүзләрем калды әйтелмичә,
Үткән гомерләргә шул кире кайтылмый.
Йөрәктә туган җырымны сиңа багышлыймын,
Ак буранда моң мин, сагыш та мин.
Варианты песни
