Сары яфрак төште өзелеп,
Көз җиткәнен сизенеп.
«Шыбыр-шыбыр төшүләре,
Әллә гомер үтүләре? … » —
Йөрәгемне телем-телем үтте, телгәләп.
«Шыбыр-шыбыр төшүләре,
Әллә гомер үтүләре? … » —
Йөрәгемне үтте, телгәләп.
Очар кошлар узды каңгырып,
Узды сагыш калдырып.
«Кыйгак-кыйгак! » — барышлары,
Үзәк өзгеч тавышлары,
Йөрәгемне телем-телем кисте, телгәләп.
«Кыйгак-кыйгак! » — барышлары,
Үзәк өзгеч тавышлары,
Йөрәгемне кисте, телгәләп.
Көзге яңгыр үтте сибеләп,
Үтте минем тирәләп.
Көзге яңгыр тамчылары,
Тамды-тамды тамчылады,
Йөрәгемне телем-телем үтте, телгәләп.
Көзге яңгыр тамчылары,
Йөрәгемә тамчылады,
Телем-телем үтте, телгәләп.