Базанчатым

Башкорт(о)стан төньягында
Күп урамлы авыл бар.
Һәр урамның үз тарихы,
Талантлар да, уңганнар.

“Эх, Базанчат, Базанчат!” —
Җәйләрең ямьле һәрчак.
Туган якның сулары да —
Шифалы, җанга рәхәт.

Су буйлары яшел чирәм,
Кыр үрдәкләре йөзә.
Туган якның гүзәллеге
Күңелдән чыкмый бер дә.

“Эх, Базанчат, Базанчат!” —
Җәйләрең ямьле һәрчак.
Туган якның сулары да —
Шифалы, җанга рәхәт.

Яр буендагы талларда
Сайрый моңлы сандугач.
Күнелләр киң, авыл күркәм,
Кайт син, өзелеп сагынгач.

“Эх, Базанчат, Базанчат!” —
Җәйләрең ямьле һәрчак.
Туган якның сулары да —
Шифалы, җанга рәхәт.

Мәчет тора тау башында,
Яңгырый моңлы Азан.
Иман керсен һәрбер өйгә,
Рәхмәтле сиңа, Аллам!

“Эх, Базанчат, Базанчат!” —
Җәйләрең ямьле һәрчак.
Туган якның сулары да —
Шифалы, җанга рәхәт.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »