Яшик сөенеп

Категория: көе сүзләре

Авыр чакта сүзләр табылмаса,
Йөрәк мәхәббәткә табынмаса,
Күзләреңдә сөю чагылмаса,
Нигә кирәк яшәү?
Йөрәгеңнең биреп барлык көчен,
Сынауларны ерып үтәр өчен,
Хыялларны канат итәр өчен
Кирәк җирдә яшәү.

Яшик сөелеп,
Яшик сөенеп,
Узмасын гомер заяга!
Бәхет хакына
Юллар ярырга
Килгәнбез якты дөньяга!

Күз яшьләрен хәтер юа (а)лмаса,
Югалтулар җанга сыя (а)лмаса,
Таң туганда бергә уянмасак,
Нигә кирәк яшәү?

Яшик сөелеп,
Яшик сөенеп,
Узмасын гомер заяга!
Бәхет хакына
Юллар ярырга
Килгәнбез якты дөньяга!

Тормыш алга дәвам итсен өчен,
Яз-җәйләрнең тояр өчен исен,
Күңелләрдә җырлар тусын өчен
Кирәк җирдә яшәү.

Яшик сөелеп,
Яшик сөенеп,
Узмасын гомер заяга!
Бәхет хакына
Юллар ярырга
Килгәнбез якты дөньяга!
Яшик сөелеп,
Яшик сөенеп,
Узмасын гомер заяга!
Бәхет хакына
Юллар ярырга
Килгәнбез якты дөньяга!
Бәхет хакына
Юллар ярырга
Килгәнбез якты дөньяга!
Килгәнбез якты дөньяга!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »