Кара каш, кара күз

Минем иркәм бар иде,
Үзем белән пар иде.
Сөйләшеп тә туялмаган
Көннәребез бар иде.

Кара каш, кара күз,
Замечательная.
Ошадың күңелләремә,
Ятларга бирү кая!

Иркәм, иркәм, дип әйтәсең,
Үзең иркәләмисең.
Үзең иркәләмәгәнгә,
Мин дә иркәләмимен.

Кара каш, кара күз,
Замечательная.
Вәгъдә биргәч, көтү кирәк,
Обязательная.

Әнә килә автомобиль
Төягәннәр, ди, бодай.
Кеше ярына кызыкма,
Үзеңә бирсен Ходай.

Кара каш, кара күз,
Замечательная.
Ошадың күңелләремә,
Ятларга бирү кая!

Фабрикаларым булса,
Шәлләр бәйләмәс идем.
Әгәр ике ярым булса,
Берсен жәлләмәс идем.

Кара каш, кара күз,
Замечательная.
Вәгъдә биргәч, көтү кирәк,
Обязательная.

Алмазлар белән кисәләр
Тәрәзә пыяласын.
Килеп утыр яннарыма,
Кемнәрдән ояласың?

Кара каш, кара күз,
Замечательная.
Озата баргач, үбешүләр,
Обязательная!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (61 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »