Яшьлек урманым

Урманнарга барам карлар ерып.
Урманнарда язгы ярым бар.
Анда һәрчак кошлар, ак ландышлар,
Анда һәрчак яшел каеннар.
Ай-яй-яй-ук!
Акланнары калган, ландышы юк,
Оялары калган, кошы юк …
Ай-яй-яй-ук!
Акланнары калган, ландышы юк,
Оялары калган, кошы юк …

Карлар яуган яшьлек урманыма.
Ах, тапмадым дустым юлларын!
Бураннарга кушылып еладым да
Озын-озын уйлар уйладым …
Ай-яй-яй-ук!
Оялары калган, кошы юк,
Гәүдәләрем йөри, һушым юк …

Китә алмам яшьлек урманымнан!
Монда минем язгы ярым бар.
Килеп чыгар төсле ландыш тотып,
Һәм яшәрер төсле каеннар!
Ай-яй-яй-ук!
Оялары калган, кошы юк …
Күңелкәйләремнең кышы юк …
Ай-яй-яй-ук!
Оялары калган, кошы юк …
Күңелкәйләремнең кышы юк …

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »