Кабат килде сөю

Категория: көе сүзләре

Кабат эзләп тапты мине сөю,
Бу яшәүдән өмет эзгән чакта.
Кулын сузды өмет, әйтерсең лә,
Көтеп торган мине бер чатта.

Кушымта:
Кабат килде сөю, көтмәгәндә
Җиргә коеп яуган яңгырдай.
Күтәрелде күккә тургай булып,
Яңгырады язгы шат җырдай.

Ничә еллар ничек яшәгәнмен,
Мәхрүм булып сөю назыннан.
Әйтмәсәң дә сизәм, бар хисләрең,
Күзләреңә синең язылган.

Кушымта.

Яшәүләрдән өмет эзмә икән,
Эзлә икән җаның кушканны.
Үз бәхетең үз кулыңда бит ул,
Гомер буе сакла син аны.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »