Бүген синең туган көн бәйрәмең,
Үзе бәхет ул җиргә.
Гомер буе шушы бәйрәмнәрне
Каршыласак иде гел бергә.
Йөрәкләрне йөрәкләргә бәйләп,
Күзебезне алмый күзләрдән.
Һәрвакытта олы максатларга
Барсак идек бер үк эзләрдән.
Син тугансың җиргә бәхет өчен,
Күктә ул гел йолдыз кабынгандыр.
Шул йолдызның серле нурларыннан
Син барыр юллар салынгандыр.
Әнкәңнәң дә бит сиңа бәхет теләп,
Бишегеңдә назлап тибрәткән.
Җан җылысын җырларына салып,
Яшәү серләренә өйрәткән.
Дөнья гамен оныттырып торсын
Туган көнең, олы бәйрәмең.
Гел кояшлы якты гына булсын
Язың, көзең, кышың, җәйләрең.
Син тугансың җиргә бәхет өчен,
Күктә ул гел йолдыз кабынгандыр.
Шул йолдызның серле нурларыннан
Син барыр юллар салынгандыр.
Бүген синең туган көн бәйрәмең,
Үзе бәхет ул җиргә.
Гомер буе шушы бәйрәмнәрне
Каршыласак иде гел бергә.
Йөрәкләрне йөрәкләргә бәйләп,
Күзебезне алмый күзләрдән.
Һәрвакытта олы максатларга
Барсак идек бер үк эзләрдән.
Син тугансың җиргә бәхет өчен,
Күктә ул гел йолдыз кабынгандыр.
Шул йолдызның серле нурларыннан
Син барыр юллар салынгандыр.
Варианты песни
- Туган көн (беренче вариант)
- Туган көн (икенче вариант)
- Туган көн (өченче вариант)
- Туган көн (дүртенче вариант)
- Туган көн (бишенче вариант)
- Туган көн (алтынчы вариант)
- Туган көн (җиденче вариант)
- Туган көн (сигезенче вариант)
- Туган көн (тугызынчы вариант)
- Туган көн (унынчы вариант)
- Туган көн (унберенче вариант)
- Туган көн (уникенче вариант)
- Туган көн (унөченче вариант)
