Син минем өчен

Язмышым микән,
Ялгышым микән,
Яратуларым, яратуларым…
Бергенәм диеп,
Иркәләп-сөеп,
Җан атуларым, җан атуларым.

Син минем өчен,
Мин синең өчен
Бердәнбер икән, бердәнбер икән.
Син дә минем күк,
Дөньяң онытып,
Сөясең микән, әйтче, әйт, иркәм!

Утлардан алып,
Суларга сала
Синең карашың, синең карашың.
Күкләрдән язган
Насыйп өлешем
Синдер ахыры, синдер, җанашым!

Син минем өчен,
Мин синең өчен
Бердәнбер икән, бердәнбер икән.
Син дә минем күк,
Дөньяң онытып,
Сөясең микән, әйтче, әйт, иркәм!

Бик азга гына
Күрми торсам да
Сагынып бетәм, сагынып бетәм.
Үзең күрүгә,
Үзең күрүгә
Эрим дә китәм, эрим дә китәм.

Син минем өчен,
Мин синең өчен
Бердәнбер икән, бердәнбер икән.
Син дә минем күк,
Дөньяң онытып,
Сөясең микән, әйтче, әйт, иркәм!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »