Көзге аяз кичләрдә

Категория: көе сүзләре

Көзге аяз кичләрдә,
Кырда беткәч эшләр дә,
Ай чыга тулып кына,
Яп-якты булып кына,
Яп-якты булып кына.
Тулган ай кебек кенә
Чык, иркәм, көлеп кенә,
Чык, иркәм, көлеп кенә.
Тулган ай кебек кенә
Чык, иркәм, көлеп кенә,
Чык, иркәм, көлеп кенә.

Тулган айлы төннәрдә
Нурлар уйный күлләрдә,
Йөрербез икәү генә,
Серләшеп иркә генә,
Серләшеп иркә генә.
Тулган ай кебек кенә
Чык, иркәм, көлеп кенә,
Чык, иркәм, көлеп кенә.
Тулган ай кебек кенә
Чык, иркәм, көлеп кенә,
Чык, иркәм, көлеп кенә.

Көзге таңнар атканда, / Нурлы таңнар атканда, /
Тулган айлар батканда,
Вәгъдәләр бирешербез,
Кич тагын күрешербез,
Кич тагын күрешербез.
Тулган ай кебек кенә
Чык, иркәм, көлеп кенә,
Чык, иркәм, көлеп кенә.
Тулган ай кебек кенә
Чык, иркәм, көлеп кенә,
Чык, иркәм, көлеп кенә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »