Мәхәббәтем көчле —
Кышкы буран төсле,
Ап-ак карлар җилгә сибелә.
Сөюләрем изге,
Карлар кебек энҗе,
Ак тәңкәләр җилгә коела.
Җанга нурлар сирпеп,
Син киләсең көлеп,
Сөю хисләренә сиздерәм.
Яшьлек диңгеземдә,
Сөю мизгелендә
Сихри минутларына кичерә.
Җилсез тыныч һава,
Салма карлар ява,
Йөрәгемдә сөю ялкыны.
Янсын, әйдә, янсын,
Кермәсәм дә бикләнде
Араларга кышның салкыны.
Бу җыр Рәсим Низамов, Фирүзә Сибгатуллина репертуарында бар
Добавлено Герман в СР, 23/09/2026 - 01:12
«
»