Текәлеп карыйм күзеңә,
сереңне алыйм әле.
Сурәтем калсын күзеңдә,
текәлеп карыйм әле.
Яшермә миннән күзеңне,
карашың якты, ачык.
Йә, күрсәт инде үзеңне,
керфекләреңне ачып.
Тартынып кына карыйсың,
янасың, көясеңдер.
Аерылу хәлен аңлыйсың,
читендер, түзәсеңдер.
Текәлеп карыйм күзеңә,
сереңне алыйм әле.
Сурәтем калсын күзеңдә,
текәлеп карыйм әле.
Варианты песни
Бу җыр Резеда Кашапова, Флера Сөләймәнова репертуарында бар
Добавлено Герман в Пнд, 28/09/2026 - 01:19
«
»