Син булганда (бишенче вариант)

Бу дөньяның көзләре дә матур …
Киткән коштар, әйдә, китсеннәр,
Үткән гомерең кире кайтмас, диеп,
Баш очымнан, әйдә, үтсеннәр.

Синең белән без йөрегән юлларга
Киткән кошлар юлы тиңме ни?
Синнән башка гомерем ямьсез минем,
Синнән башка мин ул минме ни?!

Моңсу гына аккан көннәрем дә
Син булганга җырлап ага бит,
Син булганда минем йөрәгем дә
Яшь чактагы сымак кага бит.

Синең белән без йөрегән юлларга
Киткән кошлар юлы тиңме ни?
Синнән башка гомерем ямьсез минем,
Синнән башка мин ул минме ни?!

Үткән гомер кире кайтмаса да.
Киткән кошлар кире кайтыр ул;
Бу дөньяның көзләре дә матур,
Син булганда шулай матур ул.

Синең белән без йөрегән юлларга
Киткән кошлар юлы тиңме ни?
Синнән башка гомерем ямьсез минем,
Синнән башка мин ул минме ни?!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »