Синсез гомер — гомер түгел ул

Категория: көе һәм сүзләре

Син миннән ерак киткән чакта,
Ак яулыгың болгап юл алдың.
Юл буенда басып калдым ялгыз,
Югалттым мин сине, югалттым.

Син мине сагындыңмы, дидең,
Синсез яшәү — яшәү түгел ул.
Син мине көтәсеңме, дидең,
Синсез гомер — гомер түгел ул.

Бар дөньяны эзләп чыгар идем,
Сине әгәр көтә, дисәләр.
Синең өчен җаным бирер идем,
Ярата ул сине, дисәләр.

Син мине сагындыңмы, дидең,
Синсез яшәү — яшәү түгел ул.
Син мине көтәсеңме, дидең,
Синсез гомер — гомер түгел ул.

Мин сине эзләп табам әле,
Сизәм йөрәгеңнең типкәнен.
Синең киткән юлдан кайтам әле,
Күкрәгемә кысып үткәнне.

Син мине югалттың бит, дидең,
Югалтмам мин сине, югалтмам.
Син мине сөясеңме, дидең,
Сине эзләп, сиңа юл алам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (6 голосов)
« »