Танып буе карлыган,
Өзмим — сиңа калдырам,
Килгәнеңне көтә-көтә,
Күзләремне талдырам.
Танып буе әрәмә,
Керсәм — башым әйләнә,
Абау, бәгърем, чәчкәйләрем
Чәчләреңә бәйләнә.
Танып буе камышлы,
Камышлары сагышлы,
Ишеттеңме «яратам» дип
Пышылдаган тавышны?!
Танып буе болынлы,
Болынында булдыңмы?
Болыннарда адашырбыз, —
Бир, кадерлем, кулыңны!
Танып буе бөрлегән,
Өзеп сиңа бир дигән,
Өзелеп сөйгән ярың өчен
Утка-суга кер дигән.
Танып буе әрәмә,
Керсәм — башым әйләнә,
Абау, бәгърем, чәчкәйләрем
Чәчләреңә бәйләнә.
Бу җыр Хәния Фәрхи репертуарында бар
«
»