Туемда син чәчәк бүләк иттең,
Шул чәчәгең калды күңелдә.
Онытырмын диеп уйласам да,
Онытылмый икән гомергә.
Туй чәчәге, туй чәчәге
Йөрәгемнең түрендә.
Язны көткән гөлләр сыман
Бөре яра бүген дә.
Синең туйда мин дә чәчәк бирсәм,
Ни уйларсың икән син үзең?
Минем кебек янса йөрәккәең,
Калыр иде микән түземең?
Туй чәчәге, туй чәчәге
Йөрәгемнең түрендә.
Язны көткән гөлләр сыман
Бөре яра бүген дә.
Язмышыма каршы бара алмыйм,
Туйлар үткән инде, соң хәзер.
Соң булса да синең хакта уйлап,
Өзгәләнеп сызлый гел бәгырь.
Туй чәчәге, туй чәчәге
Йөрәгемнең түрендә.
Язны көткән гөлләр сыман
Бөре яра бүген дә.