Сиңа кайтыр юлларымда —
Җәяүле буран
Юлларымны йөгрә-йөгрә
Чистартып куйган.
Колач җәеп каршы алды,
Нәкъ синең сыман.
Сиңа кайтыр юлларымда
Җәяүле буран.
Синнән китәр юлларымда —
Өермә буран
Юлларыма өем-өем
Көрт сарып куйган.
Җибәрмәде, кире борды,
Нәкъ синең сыман.
Синнән китәр юлларымда
Өермә буран.
Нигә икән юлларымда
Шул ике буран
Чиратлаша һаман-һаман
Язмышлар сыман?
Сиңа кайтыр юлларымда —
Җәяүле буран,
Синнән китәр юлларымда —
Өермә буран.
Варианты песни
Бу җыр Мирсәет Сөнгәтуллин, Фердинанд Сәлахов репертуарында бар
«
»