Сык(ы)рый йөрәгем,
Ул нидән, беләмен.
Син мине гафу ит,
Сөюдән түләрмен.
Булмасын үкенеч,
Булсын тик сөенеч.
Мин сине, син мине
Сөябез икән ич.
Ялгышлар була ул,
Күңелләр тулырлык.
Тик икәү: син дә мин
Күтәреп алырлык.
Булмасын үкенеч,
Булсын тик сөенеч.
Мин сине, син мине
Сөябез икән ич.
Үпкә юк үткәнгә,
Өмет бар көткәнгә,
Бәхет ул — тормышны
Икәүләп үткәнгә.
Булмасын үкенеч,
Булсын тик сөенеч.
Мин сине, син мине
Сөябез икән ич.