Һәр көнне керәсең төшемә

Һәр көнне керәсең төшемә —
Елмаеп чыгасың тирмәмнән. / Еламаеп үтәсең эргәмнән. /
Чәчеңне җилләр дә,
Җилләр дә җилләргә
Таратып үтәсең тирәмнән. / Таратып үтәсең эргәмнән. /

Артыңнан үләннәр тирбәлә,
Җемелдәп чыклары коела.
Син мине еракка,
Еракка, еракка / Ерактан-еракка /
Чакырдың да кебек тоела.

Мин тиле, онытып дөньямны,
Син киткән якларга юл алдым.
Зәңгәр күк, офыклар,
Офыклар, офыклар
Артына кереп син югалдың.

Һәр көнне керәсең төшемә —
Еракка төбәлгән карашың.
Офыкта зур кояш,
Зур кояш, зур кояш,
Кагылма — янарсың, янарсың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (40 голосов)
« »