Кайда сез, яшьлек елларым?

Яшьлегем, яшьлек елларым,
Кайда соң сез, кайда сез?
Эзләсәм дә, таба алмыйм,
Эндәшсәм дә файдасыз.

Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?

Онытмыйм мин яшьлегемне
Чәчләргә чал керсә дә.
Кайтарыгыз яшьлегемне
Азга гына булса да.

Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?

Яшьлегем, һич югында син
Ешрак искә төшсәнә.
Яшәреп киткәндәй булам
Яшьлек искә төшкәндә.

Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (50 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »