Әбдеки

Категория: көе һәм сүзләре

Яз җиткәч, туган ягыма
Кайтам коштай талпынып.
Әбдекигә, күл буена,
Сабантуйга сагынып.

Әбдеки — Карабиккол
Арасында юллар тар.
Шул юллардан ерак түгел
Сабантуй мәйданы бар.

Шаян җилләр, җиткерегез
Авылыма кайтуымны.
Әнкәем, туганнарымны,
Авылымны сагынуымны.

Әбдеки — Карабиккол
Арасында юллар тар.
Шул юллардан ерак түгел
Сабантуй мәйданы бар.

Күл буенда, шул болында
Яшьлегем мизгелләре.
Шуңа рәхәт кабатлавы —
Әбдеки диюләре.

Әбдеки — Карабиккол
Арасында юллар тар.
Шул юллардан ерак түгел
Сабантуй мәйданы бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »