Елмай бер генә

Кояш чыкса, чәчкә күзен ача
Син дә миңа назлы гөл генә.
Күңел күркем бер ачылсын, иркәм,
Елмай әле, елмай бер генә.

Тулган айдай кара төнне яктырт,
Яшьлек мәхәббәтен сүндермә.
Куе керфегеңнән нурлар коеп,
Елмай әле, иркәм, бер генә.

Йөрәк кылларымны тирбәтерлек
Җырчы сандугачым син генә.
Күзләремә тутырып кара да син,
Елмай әле, иркәм, бер генә.

1964

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »