Сау бул инде

Категория: көе сүзләре

Мәхәббәттән өмет өзгән чакта
Синең белән нигә кавыштым?
Сау бул инде, шушы кавышуым
Булса иде соңгы ялгышым.

Кавыштырмый икән уртак кайгы,
Кирәк икән уртак хыяллар.
Сау бул инде, сөю бакчасында
Бар агачлар яфрак койганнар.

Кешеләргә яз китергән сөю
Миңа бирде көзләр сагышын.
Сау бул инде, соңгы мәхәббәтем,
Сау бул инде, соңгы ялгышым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »