Җиләккә дип барган идем…

Категория: көе сүзләре

/«Гашыйклар тавы» спектакленнән/

Җиләккә дип барган идем,
Юри генә адаштым,
Сине күргәч, сүзсез калдым,
Адаштым, дип алдаштым.

Синең йөргән юлларыңда
Җиләкләрем түгелде,
Кырын каравыңны белгәч,
Күңелләрем сүрелде.

Җиләклеккә бармам инде,
Бармам инде, адашмам.
Карурманда адаштым, дип,
Инде бүтән алдашмам…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (18 голосов)
« »