Сандугач моңы (беренче вариант)

Дим талына кунып,
Кемне көткән булып,
Сайрый икән сары сандугач?
Ничек түзсен кошкай,
Минем сердәш дускай,
Эчкәйләре тулы моң булгач?

Сагынмаса ул бик,
Көтмәс тә иде бит,
Сайрамас та иде таң тугач.
Көтә-көтә арып,
Сагышлардан янып,
Саргайгандыр, ахры, сандугач.

Аерса да ярлар
Җәен, ярый, син бар.
Нишләрмен соң кышын, кар яугач?
Көтү җиңел түгел;
Сызлана шул күңел,
Хәлләребез бер үк, сандугач.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (5 голосов)
« »