Ана күңеле

Категория: көе һәм сүзләре

Ничә тапкыр инде
Якты язлар килде,
Ничә тапкыр тамды тамчылар.
Юлларыңа карап,
Көннәремне санап,
Хәбәр көтәм һәрбер юлчыдан.

Тагын язлар җитә,
Ә мин аны көтәм,
Менә кайтыр, диеп юанам.
Тәрәзәгә карап,
Чәчләремне тарап,
Чәч толымнарымнан юл салам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (27 голосов)
« »