Вакытларны булмый туктатып (беренче вариант)

Вакыт кылымнарын үрәм-сүтәм
Кыш-язларны көтәм һәрвакыт.
Агачларда алтын, чәчтә көмеш
Кышларымны гына, язларымны гына,
Җәйләремне булмый туктатып.

Еллар ялына ябышып китимме әллә
Учларымнан ага ком вакыт
Йөрәк җырым әле җырланмаган
Елларымны гына, айларымны гына,
Көннәремне булмый туктатып.

Карашларың кагылып, кагылып китә
Күзләремне яшерәм һәрвакыт.
Үкенермен әле, ник кыймадым
Сәгатьләрне генә, минутларны гына,
Секундларны булмый туктатып.

Без мәңгегә җиргә килмәгәнбез
Безнең барлык үзе бер вакыт.
Бер-беребезнең кадеребезне белик
Вакытларны гына, вакытларны гына,
Вакытларны булмый туктатып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (8 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »