Тормышның матур юлы!

Категория: көе һәм сүзләре

Бормалы-туры булса да,
Гомерләрнең юллары.
Парлашып атларга куша,
Тормырның кануннары.

Яшлекнең дә, картлыкның да,
Үзенчә матур юлы.
Иң бәхетле чак шулай да,
Парлашып картаюы.

Парлылар да, ялгызлар да,
Үтә бер сынауларны.
Тимәсен бәхетегезгә,
Ялгызлык кыраулары.

Мәрхәмәтле булсын язмыш,
Хәрбер кавышканнарга,
Алтын туйларны да язсын,
Парлашып каршыларга!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (8 голосов)
« »