Гөлназ

Категория: көе сүзләре

Язлар инде минем артта калды,
Сагынырга калды гөлләрем.
Болотларның җиле моңсуланды,
Гел кояшлап тормый көннәре.

Гөлназым, Гөлназым,
Син барыбыр кил син,
Кил язым.

Китте инде кошлар еракларга,
Яфраклар да калды талпынып.
Ялкыннары сүнгәч яфракларның,
Үзәкләргә үтте салкыны.

Гөлназым, Гөлназым,
Син барыбыр кил син,
Кил язым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »