Көт

Давылны давыл димәм,
Явымны явын димәм,
Таш яуса да, таш яуса да чыдармын,
Сиңа юлга, сиңа юлга
Чыгармын, чыгармын.

Көт, көт, көт,
Көт мине сагынып кына!
Көт, көт, көт,
Көт мине сагынып кына!
Көт мине сагынып кына!

Көнне көн диеп тормам,
Төнне төн диеп тормам,
Көне-төне, көне-төне җиләрмен,
Яннарыңа, яннарыңа
Килермен, килермен.

Көт, көт, көт,
Көт мине сагынып кына!
Көт, көт, көт,
Көт мине сагынып кына!
Көт мине сагынып кына!

Авыр дип тормам бер дә,
Алып килермен бергә,
Чәчәкләрнең, чәчәкләрнең ислесен,
Күзләреңнең, күзләремңең
Төслесен, төслесен.

Көт, көт, көт,
Көт мине сагынып кына!
Көт, көт, көт,
Көт мине сагынып кына!
Көт мине сагынып кына!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »