Авылым минем

Категория: көе сүзләре

Авыруыма табиб кирәк түгел,
Йөрәгемнең беләм дәвасын:
Һәр ел саен кайтып иснәп киләм
Авылымның чиста һавасын.

Язар өчен илһам эзлә, диләр,
Урын эзлә, диләр, ямьлерәк.
Никтер минем шигъри хисләремә
Арышларның, исе тәмлерәк!

Яннарына барам агайларның,
Фикерләрен ишетеп карарга;
Җырларымда телим гомрем буе
Алар рухы белән янарга.

Авылым минем, авылым минем,
Авылым минем, туган авылым.
Авылым минем, авылым.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Авылым минем»
Ноты для песни «Авылым минем»
Ноты для песни «Авылым минем»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (17 голосов)
« »