Балтырган

Кешеләр ди бара, әй, печәнгә,
Әйдә бездә барыйк әле, печәнгә.
Су буенда балтырган,
Чәчәк атмый калдырган шул.
Узган чакта керми калма,
Кадер итми калдырмам шул.

Инде менә безгә туры килә,
Үзебезгә җырлап әле биергә.
Француз яулык киштә дә,
Сатыладыр бистәдә шул.
Сезнең белән очрашулар
Юк иде әле истә дә шул.

Ураккайлар урдым, учлар учлап,
Чүмәләләр куйдым әле ниргәләп.
Ары узсаң да кер туган,
Бире узсаң да кер туган шул.
Атың армас, туның тузмас,
Исәнлекне бел туган шул!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (32 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »