Бригадир җыры (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Мин колхозның бригадиры,
Һәм алдынгы ярышта.
Үстерәм мин киң кырларда
Бодайлар һәм арышлар.

Ай (һай), колхоз бакчасында
Пешә җиләк бөрлегән.
Шунда үскән, буйга җиткән,
Кызлары да бер дигән!

Кышын — бригадир мин үзем,
Яз җиткәчтен — тракторист.
Комбаенда булам көзен,
Ял иткәндә — гармонист.

Ай (һай), бригадир мин үзем,
Комбайнер һәм тракторист.
Кирәк икән — булам танкист,
Ял иткәндә — гармонист.

Егет кешенең һөнәре
Җитмеш җидегә тулсын.
Туган иле ни кушса да
Аны үтәрлек булсын.

Ай, бригадир мин үзем,
Комбайнер һәм тракторист.
Кирәк икән — булам танкист,
Ял иткәндә — гармонист.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »