Очып кайтам, әнкәй

Очып кайтам, әнкәй,
Әнкәем, мин сине күрсәм.
Җаннарым тынычлана,
Яннарыңда рәхәт җанга, 
Йөрәккәем шатлана. 

Очып кайтам яннарыңа, 
Әнкәй, яныңа кайтам. 
Синең назлы кочагыңда 
Сагышларым тарала. 

Беләм, әнкәй, син үзең дә 
Өзелеп сагынгансың.
Көтә-көтә күз нурыңны, 
Беләм бит, арыгансың. 

Азга гына кайтасың дип, 
Йә, инде ачуланма. 
Озакламый кайтырмын мин, 
Бер үк үзеңне сакла.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »