Йокысыз төн

Категория: көе сүзләре

Төне буе яңгыр явып чыкты,
Кулым нечкә яңгыр суыннан.
Шыбыр-шыбыр нидер жырлады күк,
Аерырга теләп уемнан.

Төне буе яңгыр явып чыкты,
Ә мин йокламадым төне буе.
Үткәннәрдә йөрдем, киләчәккә
Бара-бара гомер юлымны.

Җил талгыны куйган мизгелләрдә,
Өзлеп-өзлеп төште алмалар.
Минем озын матур елларымны
Тук-тук килеп санады алар.

Төне буе яңгыр явып чыкты,
Ә мин йокламадым төне буе.
Үткәннәрдә йөрдем, киләчәккә
Бара-бара гомер юлымны.

Ашыкмыйча бөтен гомеремне
Бер төн җитте барлап чыгарга.
Кеше гомере мизгел генә шул, дип,
Үпкәләдем мин ул елларга.

Төне буе яңгыр явып чыкты,
Ә мин йокламадым төне буе.
Үткәннәрдә йөрдем, киләчәккә
Бара-бара гомер юлымны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »