Безнең ил

Башларыма кигән эшләпәмнең
Сиксән сигез икән өлгесе;
Килгәннәрдән бирле карап торам:
Сез икәнсез дөнья көзгесе.

Безнең ил — уйнар, көләр җир лә,
Безнең ил — сандугач сайрар җир!

Алма бакчаларына, һай, керәем,
Матур кызлар алма җыядыр;
Йөзләрегез якты, сүзегез татлы,
Күңелкәем сезне сөядер.

Безнең ил — уйнар, көләр җир лә,
Безнең ил — сандугач сайрар җир!

Салкын чишмәләргә чиләк куйдым,
Мәлдер генә мәлдер тулсын, дип;
Сезлөр моңайганга без җырлыйбыз,
Күңелкәйләрегез булсын, дип.

Безнең ил — уйнар, көләр җир лә,
Безнең ил — сандугач сайрар җир!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (29 голосов)
« »