Күрдем кошлар киткәнен

Категория: көе сүзләре

Күрдем кошлар киткәнен,
Сиздем көзләр җиткәнен.
Сизми калдым, күрми калдым
Яшьлегемнең үткәнен.

Ал бакчама чәчкән гөлем
Ал чәчәк атса иде.
Ал чәчәктәй яшь гомерем
Әйләнеп кайтса иде.

Исле гөлләр үскән икән,
Исле җилләр искәндә.
Сагынамын яшьлегемне,
Син исемә төшкәндә.

Ал бакчама чәчкән гөлем
Ал чәчәк атса иде.
Ал чәчәктәй яшь гомерем
Әйләнеп кайтса иде.

Күл өсләре бик томанлы,
Яшьлегемне сагынам.
Анда минем моңсу ярым
Зарыгып көтә сыман.

Ал бакчама чәчкән гөлем
Ал чәчәк атса иде.
Ал чәчәктәй яшь гомерем
Әйләнеп кайтса иде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
« »