Кыз җыры

Категория: көе сүзләре

Күзләремә бакты ярым: —
Яр, — диде, —
Сиңа гына әйтер сүзем
Бар, — диде.
Иреннәрең синең, ярым,
Бал, — диде. (Хе)
Хәтеремнән һич китмисең,
Яр! — диде.
Күңелемдә хис учактай
Яр! — диде.
Инде нишлим синсез җирдә,
Яр! — диде. (Хе)
Аем минем син, кояшым,
Яр! — диде.

Янам, янам, сызланам мин —
Сөю — янам.
Ярым, ярым мәрхәмәтле
Бул син — аман!

Яндырды да,
Көйдерде дө
Яр мине.
Алдырды да,
Калдырды да
Яр мине.
Инде нишлим синсез җирдә,
Яр! — диде.
Аем минем син, кояшым,
Яр! — диде.

Янам, янам, сызланам мин —
Сөю — янам.
Ярым, ярым мәрхәмәтле
Бул син — аман!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »