Сагышлы җыр (Авыл җыры)

Категория: көе сүзләре

/«Бичура» спектакленнән/

Кара бөдрә чәчләремне
Үрдерәсем килмидер…
Эчем ялкын, тышым салкын,
Белгертәсем килмидер.

Безнең турдан казлар киткән.
Түгәрәк күл кипкәнгә.
Әллә, дускай, үкенәсеңме,
Яшь гомерләр үткәнгә?!

Әкрен барчы, әкрен барчы,
Безнең турдан узганчы.
Карап калыем, дускаем,
Ике күзем туйганчы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (12 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »