Шаулый урман (беренче вариант)

Урман юлы буйлап туган якка,
Кайтып киләм таңнар аткан чакта.
Юлга ауган каен. Кемнәр кискән,
Нинди давыл, нинди җилләр искән?

И шаулый, шаулый урман,
Нигә шаулый икән, ни булган?
Юк, шауламый, ыңгыраша,
Ыңгыраша бу урман.

Ак каеннар ауган, ауган нарат,
Ята кебек алар күзгә карап.
Ниләр генә кылмый кеше кулы,
Ниләр генә күрми урман юлы.

И шаулый, шаулый урман,
Нигә шаулый икән, ни булган?
Юк, шауламый, ыңгыраша,
Ыңгыраша бу урман.

Кошлар оча, өзми бер яфрак та.
Хәйран калып уйлыйм мин шул хакта.
Үрнәк ал син, кеше, күр гыйбрәтне,
Кошлар саклый белә табигатьне.

И шаулый, шаулый урман,
Нигә шаулый икән, ни булган?
Юк, шауламый, ыңгыраша,
Ыңгыраша бу урман.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.1 (8 голосов)
« »