/«Диләфрүзгә дүрт кияү» пьесасыннан/
Зифа буең, тал-тирәккә пар икән,
Талдан болай нечкә билең бар икән,
Зифа буең тиңнәр өчен, Диләфрүз,
Нечкә билең кемнәр өчен, Диләфрүз?
Кашың — җәя, керфекләрең ук икән,
Сүзең — ялкын, елмаюың ут икән,
Ук кадалды йөрәгемә, Диләфрүз,
Ут кабынды йөрәгемә, Диләфрүз.
Күзкәйләрең диңгезләргә тиң икән,
Ай янымда Зөһрә йолдыз син икән,
Күз тимәсен күзләреңә, Диләфрүз,
Яшь коярмын эзләреңә, Диләфрүз.