/ «Жыр дәвам итә» спектакленнән /
Язгы җилләр исә канат җилпеп,
Күңелләрдә кала эзләре.
Синдә генә таптым
Язгы күктәй якты,
Җанга рәхәт биргән күзләрне.
Язгы кояш якты нурын сибә,
Йөрәкләргә төшә чаткысы.
Синдә генә, иркәм,
Язгы көндәй күркәм
Нурлар сипкән күңел яктысы.
Язгы яңгыр тәрәзәмне кага,
Йөрәкләргә тирән моң сала.
Язлар үтә, үтә,
Язлар үткән саен,
Мәхаббәтем сиңа яңара.