Чәчәкле рәҗәп авылы көе

Юкка чыгара алмады
Тарихның давыллары.
Яңара бүген, ямьләнә
Болгарның авыллары.

Яңарсын Рәҗәп, яңарсын,
Чәчәк атсын Чәчәкле.
Телик туган авылларга
Бәхетле киләчәкне.

Борынгы Болгар җирләре,
Туфрагы изге төбәк.
Мәчетләрнең ае балкый,
Һәркемгә иман теләп.

Яңарсын Рәҗәп, яңарсын,
Чәчәк атсын Чәчәкле.
Телик туган авылларга
Бәхетле киләчәкне.

Инешләрнең исеме матур,
Чәчәкле дә Җиләкле.
Чишмәләре савыктыра
Сызлап торган йөрәкне.

Яңарсын Рәҗәп, яңарсын,
Чәчәк атсын Чәчәкле.
Телик туган авылларга
Бәхетле киләчәкне.

Голосов пока нет
« »